Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм Русиянең 6 төбәгеннән, аеруча Оренбург, Пенза, Әстерхан, Киров, Удмуртия, Пермь өлкәләреннән балалар катнашты. Әйтергә кирәк, бу бәйге агымдагы елның февраль аенда игълан ителгән иде һәм өченче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 800 эш кабул ителде, шуның 180е 3 нче турга үтте.
Бүләкләү алдыннан бик матур итеп куелган Шүрәле спектакле күрсәтелде. Ә аннан соң спектакль персонаҗлары бүләкләнүчеләрне сәхнәгә чакырдылар. Барлыгы 56 балага бүләкләр тапшырылды, шуларнын 51е лауреат, 4 се дипломат.
Гран прига Лениногорскидан М.Х.Хәйретдинов исемендәге мәктәп укучылары Алинә Мөхәммәтҗанова, Ксения Кузнецова, катерина Сагирова, Яна Дмитриева лаек булды. Аларнын эшләре агачлар арасында балчыктан, керамикадан Шүрәле сүрәте ясалган панно иде. Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры Сәрия Зиннәтова да җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кичәнең ахырында 2013 елда узачак 4нче бәйгегә конкурс игълан ителде.
Александр Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел