Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2 градус җылы көтелә. Республиканың көньяк районнарында җылырак, көнчыгышта салкынчарак булачак.
Казанда шулай ук юеш кар көтелә. 4 февраль төнендә һава температурасы 0-2 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез 2 градуска кадәр җылатачак.
5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар, аерым районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык