Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлый

Аллаһы Илчесе ﷺ – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 29. Фото:dumrt.ru

Бүген Рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төндә Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне җитә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ 571 елда Мәккә шәһәрендә туа. Атасы Габдулла, Пәйгамбәр ﷺ тумастан ике ай әүвәл вафат булса, анасы Әминә Пәйгамбәргә ﷺ алты яшьлек вакытта вафат була. Сигез яшенә кадәр бабасы Габделмотталиб, 25 яшенә кадәр абзыйсы Әбү Талиб карамагында яши. 25 яшенә җиткәч Хәдичәгә өйләнә. Бу никахтан ике ул һәм дүрт кыз, барлыгы алты балалары туа. 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм бу шәрәфле вазифаны 23 ел дәвамында үтәп килә. Пәйгамбәребез ﷺ 63 яшендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлый.

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Аллаһы Илчесе ﷺ – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!

Аллаһы Тәгалә Кәлам шәрифтә болай дип әйткән: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс” сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).

Мөхәммәд ﷺ юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт:

"Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ туган көне гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтелә. Шулай ук Мәүлид ән-Нәби – татар халкының иң борынгы һәм тирән хөрмәткә ия бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне безнең бабаларыбыз бергә җыелганнар, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә түбәндәгеләр әйтелә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер”.

Мәүланә Җәләлетдин әр-Руми әлеге фикерне үзенең шигъри юллары аша болай җиткерә: “Ий җаным, кил миңа! Хакыйкый бәйрәм – Мөхәммәд белән очрашу ул! Бар җиһан аның гүзәллегенең шәрәфле нуры белән нурланган бит”.

Бәхәссез ки, мөселман кешесе Аллаһы Илчесенә ﷺ үзенең мәхәббәтен белдереп, калебен һәм җанын үзенең нәфес теләкләреннән пакьлый һәм аңа охшарга тырышып, Пәйгамбәребезнең ﷺ сөекле, ихлас юлына баса.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең миһербан-шәфкате белән зиннәтләсә иде һәм сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ мөбарәк сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп вә мияссәр әйләсә иде! Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе