Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Равил улы Фәйзуллинны Галиев мәчетен төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды.
Кунаклар мөфти белән бергә бинаның тышкы ягында алып барыла торган төзелеш эшләрен карадылар. Шулай ук бина эчендәге ремонтны барладылар. Хәзерге вакытта мәчеттә эчке төзекләндерү эшләре бара.
Белешмә.
Галиев мәчете (Бишенче Җәмигъ, Муса бай мәчете) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, татар архитектурасы үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнаша. Ике катлы, ике заллы җәмигъ мәчете була.
Мәчет 1798—1801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. 1882 һәм 1897 елларда И. Уразаев, М. Галиева һәм И. Иманкулов сәүдәгәрләре акчасына мәчет төньяк һәм көньяк яклардан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.
1930 елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып файдаланыла башлый. 1997 елдан мәчет мөселманнарга кайтарылды.
Нәзарәт сайтыннан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык