Аерым алганда, закон проектында кыралак ананың аталандырылган күкәйлеген баланы күтәрү өчен күчереп утырту тыелу турында әйтеләчәк. Ясалма аталандыру рәсми никахта торган ир-ат белән хатын-кыз арасында рөхсәт ителә, "өченче затларның катышуы" рөхсәт ителми.
Закон бозган өчен 2 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Кыралак аналык белән бәйле булган кешеләр генә түгел, медицина хезмәткәрләре дә җаваплылыкка тартыла дип хәбәр итә ислам.ру.