Кызганыч ки, Шәгъбан аеның башлануы төрле каленьдарларда төрлечә күрсәтелгән. Әйтик, мәчетләрдә таратылган намаз вакытларында Шәгъбан аеның беренче көне итеп 20 июнь күрсәтелгән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтында да Пәйгамбәребез аеның башлану көне нәкъ шулай дип билгеләнгән. Рәҗәб ае 29 көннән килә дип исәпләгәндә, бу бәлки шулайдыр да. Әмма без ислам динендә кояш баеганнан соң, икенче көннең башланганын да яхшы беләбез. Шуңа күрә биредә бер төгәллек җитеп бетми, минемчә. Ягъни, Шәгъбан аеның кайсы көнне кояш баегач башлануын күрсәтү җитми. Кайбер кешеләрнең ул 20 июньдә кояш баегач башлана дип уйлаулары ихтимал.
Хакыйкатьне табу максатыннан, минем төрле календарьларны чагыштырып карау гадәтем бар. Шуңа күрә кул астындагы "2012 ел Мөселман календаре” дигән китапның битләрен ачтым. Андагы 19 июнь көнендәге биттә акка кара белән язылган "19 сәгать 02 минутта яңа ай туа» дигән сүзләрне укыдым. Ә бу исә Шәгъбан ае бүген кояш баегач башлана дигән сүз булып чыга түгелме? Тик бу тәквыймдә дә бер техник хата киткән шикелле. Ник дигәндә, Шәгъбан аеның беренче көне итеп 21 июнь күрсәтелгән.
Мондый төрлелеккә аптырагач, җөмһүриятебездә шактый танылу алган бер хәзрәткә шалтыратып, Шәгъбан аеның кайчан башлануын сорадым. Аннан: "Бүгендер”,-дигән җавапны ишетеп, канәгатьләнү хисләре кичердем.
Мөхтәрәм җәмәгать! Димәк, сезне Пәйгамбәребезнең ае башлану белән котларга да буладыр.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел