19 декабрьдә Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра. Әлеге чара кысаларында кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла, экскурсия уздырыла һәм 2016 елда институтка керү тәртипләре аңлатыла.
Татарстандагы бердән-бер дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:
- теология;
- лингвистика;
- икътисад;
- журналистика.
Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.
Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләребезне укырга чакыра.
“Ачык ишекләр көне” чарасы сәгать 10.00 дә башлана. Рәхим итегез!
РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде