Февральнең тәүге көннәрендә республиканың Кукмара, Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары имамнары өчен "Рәшидә" үзәгендә беренче тапкыр квалификация күтәрү курслары үтте. Агымдагы елда беренче төркемдә 23 имам гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һәм башка фәннәр буенча гыйлем күтәрде һәм күнекмәләрен арттырды. Бүген үзәктә имамнарга тантаналы рәвештә махсус таныклыклар тапшырдылар. Тантаналы чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм бүлекнең баш белгече Айнур Юсупов катнашты. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм ун көн дәвамында барган уку һәркайсысы өчен файда китерүен теләде. Икенче төркем 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итәәк дип көтелә. Бирегә Балтач һәм Биектау районнарыннан 20 якын имам килүе көтелә. Нәзарәт сайтыннан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык