Җыелган халык Рамил Юныс эшеннән алынса, баррикадага чыгу белән янады, Юнысны яклап президентка хат язу фикерен әйтте, ике мөселман - Фәиз-Юныс бәхәсен бетерү кирәклеген белдерде. Рамил Юныс исә җомгага кадәр каршылык чаралары уздырмаска чакырды.
Мәчеткә якынча 600 ләп кеше җыелды. Анда бабайлар да, яшьләр дә, әбиләр дә күп иде. Барысының да фикере бер - Рамил Юныс мәчеттә эшен дәвам итәргә тиеш! Өйлә намазыннан соң халык каршына чыккан Рамил Юныс башта елап җибәрде. - Халкыбызның дин өчен күтәрелүе шатландыра. Без шул дәрәҗәгә үсеп җиткәнбез. Бу мине яклау түгел, бу динне яклау чарасы -, диде Рамил Юныс.
Ахырда шуны әйтик, халыкның Рамил Юнысны имам итеп саклавы үзенә күрә татар-мөселман дөньясы өчен зур вакыйга булды. Чөнки мондый хәлнең соңгы 10 елларда булганы булмады. Тарихта 1907 елда төрмәгә утыртылган Чистай имамы Нәҗип Әмирханны яклап халыкның алты ай көрәшүе билгеле. Гомумән, Татарстанда сәясәт җилләре гел кирегә исә. Барс сыны тирәсендә гауга чыкканда, Рамил Юнысны имамлыктан алырга тырышу утка бензин сибү кебек булды. Һәм бу эшләрнең Татарстанны эчтән какшату өчен махсус эшләнүен фаразлап була. Шуңа бу хәлләрдән хәбәрдар булмаган Татарстан президенты республикада мөселманнар арасында дуслыкны саклыйсы урынга, фетнә чыгарган Диния нәзарәте эшчәнлеге белән ныклап танышырга тиеш.
Александр Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел