Рәфыйк Мөхәммәтшин - яңа вазифада

Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкта стандартизацияләү буенча «Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» проект техник комитетын булдыру турында боерык чыгарылды.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 10. Фото:http://halalpeople.ru

Комитет хәләл продукция җитештерүне стандартлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук комитетның күзәтчелек өлкәсенә кунакханә, медицина, туризм юнәлешләрен һәм башка хезмәтләрне кертергә уйлыйлар.

«Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» техник комитетына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм илнең башка төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләреннән, сөт һәм ит җитештерү буенча фәнни институтлардан, “Хәләл” комитеты һәм сертификация үзәкләреннән һәм башка оешмалардан 53 вәкил кергән.

Комитетның рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, аның урынбасары итеп – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов һәм "Тест-Татарстан" оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, җаваплы сәркатиб итеп Казан ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев билгеләнде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе