Сайтның төзүчесе Марат Биктимеров сүзләренә караганда, әлеге проект кешеләргә намаз вакытлары турында даими хәбәр итеп торыр өчен эшләнгән. Намаз вакытлары телефонга килеп торсын өчен, сайтка кереп телефон номерын калдырырга кирәк. Номерыгызны җыйганнан соң, “язылу” кнопкасына басасыз, ике хәбәр килә, беречесе – сәламләү смсы, икенчесе –шушы көнгә намаз вакытлары белән.
“Әлеге сайтны башта үзем һәм дусларым өчен генә ясадым. Соңыннан 58 язылучы барлыкка килде, кешеләргә ярдәме кирәк икәнен аңладым. Киләчәктә Чистай, Яр чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрен өстәргә теләк бар. Программа бөтен республикада эшләвен теләр идем”, дип хәбәр итте Марат.
Шулай ук, сайтны булдыручылар Казанның мәчетләренә йөреп, интернетка керергә мөмкинлекләре булмаган мөселманнарга бу системада теркәлергә ярдәм күрсәтмәкче.
Материал www.dumrt.ru сайтыннан алынды

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде