Дөньяда беренче тапкыр уздырылган маршның максаты – ике дин вәкилләрен якынайту, христианнар белән мөселманнарның тату яши алуларын бар дөньяга күрсәтү. Марш 6 июльдә башланып китеп, 10 октябрьдә Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә төгәлләнәчәк.
Татарстан – толерантлык флагманы һәм дөнья илчесе
“Тарик Ал Кадыр” татулык маршы Казакъстанда оешкан. Аның җитәкчесе – Руслан Шәүкәт улы Абдуллин. Шулай ук Татарстанда да маршның вәкиле бар. Ул – Илдар Вәлиулла улы Җамалетдинов. Татарстанда башланып китәчәк марш алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җәмәгатьчелек белән очрашу узды. Анда милли оешма, епархия вәкилләре катнашты.
Әлеге сөйләшүдә Татарстанның толерантлык флагманы һәм дөнья илчесе булу фикере әйтелде. Маршны оештыруда татар конгрессы, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Ингушетия башлыгы, Чечня мөфтияте, Мөфтиләр Шурасы, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМ АЧР), Урыс православие чиркәве һәм башка дини һәм милли оешмалар ярдәм итә.
Марш 6337 кмга сузыла
Мөселманнарның һәм христианнарның уртак маршы 6337 кмга сузыла. Шуның 4800 чакрымын автобуста, калганын җәяү узу каралган. Марш Грозный, Магас, Владикавказ, Тбилиси, Батуми, Истанбул, Әнкара, Амман шәһәрләре аша узачак. Җәяүле марш Грозный шәһәрендә башланып китә.
Христианнар өчен марш Иерусалим, мөселманнар өчен Мәдинә шәһәрендә тәмамланачак. “Тарик Ал Кадыр” маршында теләгән һәркем катнаша ала.
Александр Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел