РФ МЭАнең пресс-үзәге хәбәр иткәнчә, мөселман эшмәкәрләрен Болгариядә югары дәрәҗәдә кабул иткәннәр. Очрашу барышында Радик Гафуров хәзерге вакытта Татарстан һәм Россиядәге ситуация, илнең икътисади потенциалы турында таныштырып үткән. ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе берләшмәсе оешуы болгарлыларның аеруча игътибарларын җәлеп иткән. Россиянең дәүләт структуралары, эшмәкәрлек түгәрәкләре һәм иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлекләре турында кызыксынганнар.
Болгария ягыннан хезмәттәшлеккә теләк белдергәннәр, шулай ук инвестицион проектлар һәм коммерцияле тәкъдимнәр җиткерелгән. РФ МЭА делегациясе өчен эре предприятиеләр һәм Болгария төбәкләре буенча таныштыру-экскурсия оештырылган. Татарстан эшмәкәрләре тәкъдим ителгән проектлар белән урында ук танышып, җиләк-җимеш продукцияләре һәм махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышканлар. Хәләл-туризм һәм балаларның ялларын тиешенчә булдыру мөмкинлекләре, югары технологияләр өлкәсен эшләп чыгару каралган. РФ МЭА делегациясенең Болгариягә визиты нәтиҗәләре буенча махсус беркетмәгә кул куелган.
Татар-ислам

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел