Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Каюм Насыйри урамында урнашкан Мәрҗани йортында булды. Мәгълүм булганча, биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам музеен оештыру нияте бар.
Мөфти белән бергә аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм башкалар Мәрҗани йорты торышын карадылар һәм музей концепциясе хакында фикерләштеләр, биредә оештырылачак чаралар, куелачак экспонатлар хакында сөйләштеләр.
Соңгы айларда музей фондына төрле дини, тарихи экспонатлар җыела. Алар арасында татар шамаилләре дә бар.
Мәрҗани йорты ул, танылган татар дин әһеле, галиме Шиһабетдин Мәрҗани 30 ел яшәгән өй. Әлеге йорт күп еллар дәвамында Иске татар бистәсенең рухи тормыш үзәге булып тора.
Биредә реконструкция эшләре башкарылды. Алга таба да ул тарихи кыйммәтен саклап, бистәнең бер дини-мәдәни үзәге булыр дип көтелә.
Нәзарәт сайтыннан

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык