Чаллыда 27-29 ноябрьдә “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Рәсәйдә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Күргәзмә барышында мастер класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте һәм “Хәләл-Үзәк”.
Күргәзмәгә килүчеләр бер уңайдан “Хәләл-Үзәк” белән дә якыннан танышып китәчәк. Ул Чаллыда былтырның декабреннән башлап эшли. Биредә мөселманнар өчен йөзләгән төрдә хәләл ризыклар, дини әдәбият, төрле сувенирлар тәкъдим ителә. “Хәләл-Үзәк” барлык уңайлыклары, намаз залы, тәһарәтханәсе булган заманча бинага урнашкан. Сатып алучылар почмагында дини әдәбият белән танышу, хәләллек темасына уздырылучы әңгәмәләрдә катнашу мөмкинчелеге дә бар.
Күргәзмә 27 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Коръән укып ачылачак. Уздыру урыны:Яр-Чаллы, Яңа Шәһәр, 27/09А – “Сөембикә” мәчете янәшәсендә.
Нәзарәт сайтыннан

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык