“Хузур” нәшрият йортында Татарстан Республикасы мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде.
“Намазда Коръән укуга бәйле хаталар” китабында автор намазда Коръән Кәримне укуга бәйле булган мәсьәләләргә тукталып, аларны җентекләп аңлатып бирә. Зур игътибар кыйраәттә булырга мөмкин хаталарга бирелә, аларның намазның дөреслегенә йогынтысы карала. Автор Коръән өйрәнүнең, аны уку һәм тыңлауның әһәмиятен ассызыклый.
Китап рус телендә дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.