Халык һөнәрчеләре халыкка якынайды

“Ий, мөэминнәр! Без сездән пакъ, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булыгыз (2:172). Раббебызның шушы сүзләрен тормышка ашырып, күптән түгел Хәләл индустрия милли ассоциациясе Апанай мәчете биләмәсендә Мәхәллә бәйрәме үткәрде.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 08. Фото:tatarstanheritage.ru

Ул көнне урамнан ук төрле төстәге күбәләкләр шикелле балалар – сабый – сабыйлар килүчеләрне каршы алды. Күнче урамында хәләл ярмирнкә гөрләде. Суюнов Сәиддавытның Коръъән укуы белән башланган бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дәвам итте. Әлеге мәчеттә дәресләр биргән остазларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аннары мәчет биләмәсе дә, Каюм Насыйри урамы да балалар карамагында иде, уеннар, ярышлар, мастер-класслар үткәрелде. А.Алиш исемендәге театр төркеме дә тел кагыйдәләрен белүгә багышланган спектакль күрсәтте. Бирегә килүчеләрнең күңеле бәхет-шатлык белән тулды. Аларга Санкт-Петербургтан, Башкортостан, Томск, Мари Эль, Саранск, Балтач, Биектау районыннан килгәннәр хезмәт күрсәтте.

Ювелир бизәнү эшләнмәләр, күлмәк-камзуллар, яулыклары, калфаклар – татар милли киемнәре күз явын алырлык иде. Халык һөнәрчеләре халыкка тагын да якынайды. Шатлыклы, хикмәтле көн булды ул. Бәйрәмне Миңгол Галиев, Ильяс Халиков һәм аларның шәкертләре, шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Фәйрүзә Мөслимова үзләренең шигырьләре белән куандырды. Апанаев нәселен дәвам итүчеләрдән Илүзә Апанаева үзенең рәхмәтләрен ирештерде.

ТР Премьер-министры киңәшчесе Линар Якуповның чыгышы барыбызны да дулкынландырды, күңелебезгә хуш килде. Дустыбыз Флера Абдуллина халыкның күңелен күреп йөрде.

Әлеге хикмәтле бәйрәм икенче көнне Кабан күле буенча буенда “Печән базары”нда дәвам итте. Менә шулай тынычлыкта, татулыкта, бергәлектә үткән бәйрәмне Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар да Казанга кабат килгәнче исләреннән чыгармас әле.

Әлмирә Һәдия.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе