Җыелышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, республиканың төрле төбәк казыйлары катнашты. Мөфти Камил хәзрәт казыйларга дини эшчәнлек алып баруга бәйле теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда ул, кайбер дини мәсьәләләрне, әйтик намаз вакытларын, бәйрәм көннәрен билгеләү һәм төрле фикерләр уяткан башка төр сорауларны уртага салып сөйләшү мөһимлеген ассызыклады, моның өчен Россия күләмендә казыйлар, билгеле дин белгечләре очрашуын үткәрү кирәклеген дә әйтте.
Шулай ук мөфти Татарстанда мәүлид бәйрәмен уздыруга әзерлек чараларына тукталды. 2014 елда мәүлид кичәсе якшәмбе көнгә – 12 гыйнварга, мәүлид бәйрәме көне 13 гыйнварга туры килә. ТР МДН мөбәрәк мәүлид бәйрәмен – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган көнен бабаларыбыз үткәргән үрнәктә, күркәм бер дини чара итеп, үз җирлегебезгә хас рухта уздыру ниятендә тора.
Казыйлар агымдагы эш-гамәлләрен һәм ниятләрен дә барладылар. Халыктан килеп ирешкән талак, гаилә кору кебек мәсьәләләргә кагылышлы сорауларны тикшерделәр дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел