Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2015 елның 27 ноябрендә «Әнвәр Хәйри укулары: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция үткәрә.
«Укулар» ике сессиядә уздырыла. «Әнвәр Хәйри хезмәттәшләре истәлекләрендә» дип аталган Беренче сессиядә галимнең замандашлары сүз алачак. «Язма мирасны өйрәнүнең кайбер мөһим мәсьәләләре» исемле икенче сессиядә милли-мәдәни мирасны өйрәнүче галимнәр үзләренең фәнни ачышлары белән уртаклашачак, Ә.Хәйринең бу өлкәдә башкарган хезмәтләренә бәя бирәчәк.
Милли китапханәнең төп бинасында Әнвәр Хәйринең китаплары күргәзмәсе һәм татар китапларын сату оештырылачак. Конференция программасы белән www.tataroved.ru сайтында («Мероприятия») танышырга мөмкин, дип хәбәр итә чараны оештыру комитеты.
Конференция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында узачак. Башлана 10 сәгатьтә.
Хәйри Әнвәр Нәҗип улы (1947–2014) – күренекле татар текстологы, язучы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның К.Насыйри исемендәге, халыкара М.А.Шолохов исемендәге премияләр иясе. Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1974–1991 елларда Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1991–1995 елларда «Мирас» журналы редакциясендә, 1996 елдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә фәнни хезмәткәр булып эшли. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Г.Ибраһимов кебек галимнәрнең мирасын барлауда, бастырып чыгару һәм пропагандалау өлкәсендә зур хезмәт куя.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык