Казанның “Корстон” комплексында Милли хәйриячеләр берлеген тәкъдим итүгә багышланган чаралар узуы турында без хәбәр иткән идек инде. Чараларда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Милли хәйриячеләр берлеге президенты Илдар хәзрәт Баязитов, әлеге берлекнең директоры Хәбибрахман Миңнуллин, аның урынбасары Илдар Хисаметдинов һ.б. катнашты.
Татар халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү йөзеннән оештырылган “Энҗе” V Республика кул эшләре конкурсын “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәге белән берлектә, уздыра. Анда теләгән һәркем үзе иҗат иткән кул эшләрен жюри игътибарына тәкъдим итте.
Илдар Баязитов сүзләренчә, авыр чорлар һәм кризислар халыкның социаль якланмаган өлешенә – инвалидларга, ятимнәргә һәм аз керемлеләргә аеруча каты “суга”, шуңа, аларга ярдәм йөзеннән, хәйрия фондлары көч-куәтен берләштерү зарур.
“Ярдәм” милли хәйрия фонды “Татар сандыгы” оешмасы белән берлектә оештырган татар шамаилләре хәйрия аукционы катнашучылар өчен бик тәэсирле булды. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөфтиятнең татар шамаилләрен торгызу буенча “Татар сандыгы” проекты җитәкчесе Рөстәм Батров хәбәр иткәнчә, аукционга татар халкына гына хас техникада иҗат ителгән 11 шамаил, шул исәптән “Гаиләм шамаиле” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре Фирдәүс Гыйльфанов, Чулпан Шәрифуллина һ.б. осталар тарафыннан иҗат ителгән хезмәтләр куелган иде. Хәйрия аукционыннан кергән акчалар “Ярдәм” фондының Теләче районы Иске Җөри авылындагы “Гаилә учагы” балалар йорты ихтыяҗына тотылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык