21 гыйнварда сәгать көндезге 2 дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Түгәрәк өстәлнең максаты – мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру.
Чарада Россия ислам институты мөгаллимнәре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан имамнары, мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.
Аерым алганда, җыелышта экспертлар мөселман гаилә психологларының тормыш юлдашын сайлау, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләне саклау кебек мөһим темаларда нинди ярдәм кертә алуы турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта Т.Р. мөселманнарының Диния Нәзарәте хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык