Татарларның борынгыдан килгән Сабан туе милли бәйрәме Казанның Мирный, Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларында һәм Аккош күле янындагы урман-парк зонасында үткәреләчәк. Аларның беренчесенең әзерлек эшләренә Идел буе һәм Вахитов районнары көчләре җәлеп ителгән, икенчесенә – Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, соңгысына – Киров һәм Мәскәү районнары. Сабан туе чаралары исә "Казан” халыкара атлы спорт комплексындагы ат чабышы һәм су өстендә "Формула-1” узышының II этабы белән кичен төгәлләнәчәк.
Сабан туе мәйданнарында эчке эшләр органнары, медицина, гадәттән тыш хәлләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтләре кизү торачак, 189 автобус халыкны ташыячак.
Сабан туе милли бәйрәм кысаларыннан чыгып, күптән инде интернациональ чарага әйләнде, дигән фикер белдерде киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин. "Тарихи мирас елында Чаллы Сабан туенда әнә балалар, өлкәннәр өчен төрле үзенчәлекле традицион ярышларны күпләп оештырганнар, анда теләп катнашалар. Без Сабан туен шоуга әйләндермәскә тиешбез. Шуны онытмасак кирәк: чын авыл Сабан туе элементлары күбрәк булган саен, аның яме дә шуның кадәр артачак, традицион үзенчәлеге чагылачак. Милли гореф-гадәтләр, көнкүреш үрнәкләрен күрсәтү мөһим - шулар белән бәйрәм кызыклы да. Балалар, әби-бабайлар өчен мәйданчыклар күбрәк булсын, ә призлар кыйбатлы булуы белән түгел, һәркемгә тәтүе белән кыйммәт”, - дип басым ясап әйтте мэр һәм оештыру комитетына шушы мәсьәләләргә зуррак игътибар бирүне сорады.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел