Алай гына да түгел, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдиновадан үзләренә белем бирергә керешүен сорадылар. Мәликә ханымга исә аларга дәресләрнең 11 марттан башланачагы турында аңлатырга туры килде. Ник дигәндә, әле күзләре күрмәүчеләрнең барысы да килеп җитмәде. Аларга тагын Дагыстан, Башкортстан, Татарстанның төрле төбәкләреннән һәм, әлбәттә, Казан районнарыннан килеп, Брайльчә Коръән укырга өйрәнүче шәкертләр кушылыр, дип көтелә. Бу юлы ирләр төркемендә ике дистә кеше белем алачак. Алар арасында Чечняда күзләре күрмәүчеләр өчен үткәрелгән тәүге Коръән бәйгесендә өченче урынны алган кеше дә бар. Ул - Ибраһим Балаев.

"Яшерен-батырын түгел, Кавказдан килүче мөселманнарның барысы да диярлек намаз укый белә. Алар бик тырыш халык һәм белемгә омтыла. Шулай ук күбесе Брайль хәрефләре белән русча язмаларны да укый ала. Без аларга хәзер күбрәк сүрәләр ятлатырга, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән дөрес итеп укырга өйрәтәчәкбез, сира дәресләрен бирергә уйлыйбыз”,-диде Мәликә абыстай.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел