
"Ярдәм”дә аларны Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре ачык йөз һәм ипи-тоз белән каршы алды вә сый тулы табын әзерләп, зәгыйфь кешеләрне сыйладылар.
Әлеге мул табын янында Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.
Әлеге мәҗлестә күзләре бераз күрүче Салих Янченкога да сүз бирелде. Салих әфәнде "Ярдәм” үзәгенә әле бер ай килеп кенә дини белем алды. Шулай да ул биредә вакытны бушка уздырмады. Ул гарәпчә Брайль хәрефләрен өйрәнде. Әмма, үзенең әйтүенчә, аңа әле шул хәрефләрдән сүзләрне җыеп укуы авыр икән.
"Миңа 53 яшь. Әллә картая башладым инде, сүзләрне өйрәнергә бер ай вакыт җитмәде. Тагын 2-3 ай вакыт кирәк булыр әле сүзләрне өйрәнү өчен. Әйе, әле өйдә дә өйрәнәсе булыр. Дөрес, төрле кешенең нәтиҗәсе дә төрлечә. Әйтик, Тәтештән килгән Илфат сүзләрне Брайльчә укырга да хәтта өйрәнде. Ул язмаларны барыбызга караганда да яхшырак укый хәзер. 70 яшенә җитеп килүче Данил абыйга да исем китә. Дөрес, ул "Сөләйман” мәчетенә дә йөргән укырга өйрәнергә. Хәзер шактый әйбәт укый белә. Минем дә олуг максатым Коръәнне Брайльчә укырга өйрәнүдән гыйбарәт”,-ди әнисе – татар, әтисе башка милләттән булган Салих әфәнде.
Әлбәттә, әлеге моңлы, нурлы кичәдә тагын күпләр чыгыш ясады. Ильяс Халиков белән Ренат Вәлиев куйган тамаша-концертны күрмәүчеләр яратып тыңлады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел