Узган атна азагында Казанның иң яхшы культ объектларына конкурс нәтиҗәләре чыгарылды. Казан ратушасында конкурс йомгаклары игълан ителеп, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова дипломнар һәм мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы иҗади номерлар белән үрелеп барды.
Агымдагы елның октябрь аенда старт алган конкурста 31 мәчет һәм 25 православие чиркәве катнашты. Мөселман гыйбадәт йортлары арасында “Ярдәм” мәчете беренче урынга ия булды. Икенче урынны “Иман нуры” мәчете һәм өченче урынны “Гаилә” мәчете яулады.
Православие храмнары арасында беренче өч призлы урынны түбәндәге гыйбадәт йортлары алды: газап җигүче хатын-кызлар Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София гыйбадәтханәсе, Никольский кафедраль соборы, Казан митрополиты, изге газап җигүче Кирилл архиерей гыйбадәтханәсе.
Төп бүләкләрдән кала, конкурста шулай ук берничә номинация дә билгеләнгән иде, алар буенча аерым лауреатлар билгеләнде.
Исегезгә төшерәм,шәһәрнең иң яхшы культ объектларына конкурс, конфессия ара һәм республика башкаласында тынычлыкны саклауда , дини оешмаларның җәмгыяви файдалы проектларын, туризм усешенә ярдәм итү максатыннан Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән иде.
Эльвира ИБРАҺИМОВА.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык