Бетми торган мал, тузмый торган бүләк

Әйе, әйе! Аллаһ рәхмәте, гыйбадәтләребезнең әҗер-савабы хакындагы бу хикмәтле, тирән мәгънәле чагыштыруны мин Питрәч районында, Осиново (Усаклы) бистәсе мәчете имамы Вәгыйзь хәзрәт Гатинны түгәрәк гомер бәйрәме белән котларга җыелган яшь вәгазьчеләрдән, яшь имамнардан ишеттем. Кем әйтмешли, юбилейларны, тантаналарны күргән бар, анысы. Тик менә Фатыйх улы Вәгыйзь хәзрәт дин кардәшләрен, кан кардәшләрен, район мөхтәсибе булып торган чорларда үзе белән кулга-кул тотынып эшләгән мөхтәсибләрне бергә җыеп, шушы уңайны вәгазь бәйрәменә әверелдерүе белән үзенчәлекле булды.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 16. Фото:Вәсилә Рәхимова

Рәхмәт яугыры, моңарчы берәүне дә кабатламаган үзгә чишелеш тапкан. Күңелләрне сихәтләндергән-очрашуга әйләнде дә куйды 8 октябрьның кояшлы, җылы көнендә Питрәч якларына ашыгуыбыз.

Аллаһны олылап тәкъбир әйткәннән соң, вәгазь кичәсен Россия ислам институты мөгаллиме Радик хәзрәт Забиров башлады. Кукмара төбәге мөхтәсибе Радик хәзрәт Тимергалиев, Питрәч районының Шаһгали (Шигали) авылы имамы Таһир хәзрәт Сафиуллиннарның да кунакларга ирештерер гыйлем-вәгазьләре үтемле булды. Белмим, моңарчы биредә бер үк вакытта 6-7 имамның тирән гамьле вәгазьләр сөйләгәне, шулар микрофон аша бөтен авылга яңгыраганы булгандырмы юкмы. Әмма бу көнне без моңа шаһит булдык. Соңгы вакытта арабыздан 35-40 яшенә якынлашкан яңа буын хәзерлекле һәм халыкка әйтер сүзе булган имамнар үсеп чыгуына шатландык, чыгыш-нәсихәтләрен тыңлап кинәндек. Кыскасы, республика күләмендәге җылы очрашу, мөхтәсибләрне, имамнарны уртак эштә – дин-исламыбызны алып бару, таратуда үзара якынайта торган чара дәрәҗәсендә үтте ул.

-Гыйлем ачкычы – мәчетләрдә. Бу бигрәк тә авыл җирләренә кагыла. Гыйлем тарату, инсаннарны Аллаһы Тәгаләгә якынайту юлында имамнарыбызның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Вәгыйзь хәзрәт мисалы моңа дәлил, - диде якташы уздырган мәҗлес тәэсирләре белән уртаклашып, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.

Җыелган кунаклар җәмәгать булып өйлә намазы укыганнан соң, очрашуның икенче өлеше Корбан ашы мәҗлесендә дәвам итте. Коръән укыганнан соң, Татарстаныбызда мөстәкыйль мөфтият оештыруның юл башында торган, бик күп башлангычларга кыю юл ярган беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллинга олы хөрмәт белән сүз бирелде. Шуннан соң юбилярга Питрәч районы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Али улы, Спас, Алексеевск, Арча, Саба, Мамадыш районнары мөхтәсибләре ихлас теләкләрен ирештерделәр. Сүз тәмен, мондый кадерле кичәләрне алып бару хәсиятен яхшы белгән якташы, сүз остасы Илдар Кыямов исә, ике яктан да укымышлы, иманлы нәсел улы Вәгыйзь хәзрәт Гатинның нәсел шәҗәрәсен барлый барлый, юбилярның 60 еллык гомер йомгагын ипле генә сүтеп, аның дин-исламыбыз юлындагы тырышлыклары, милләтпәрвар, әйдаман булуы белән таныштырды.

Вәсилә Рәхимова.

Казан-Питрәч.

Фотосурәттә Питрәч районының Осиново бистәсе имамы Вәгыйзь хәзрәт Гатин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе