Башка көннәргә караганда, ни өчен Гашурә көне Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай өстен ителгән?
Рәсүлуллаһ: "Аллаһы Тәгалә Җирне вә күкләрне Гашурә көнендә яралтты, диңгезне дә Гашурә көнендә бар итте, "Ләүхелмәхфүз” белән каләмне дә шушы мөбарәк көндә булдырды. Шулай ук атабыз Адәм белән анабыз Һәва да Гашурә көнендә яралтылдылар. Җәннәтне дә Гашурә көнендә булдырды һәм атабыз Адәмне оҗмахка Гашурә көнендә кертте”,-диде.
Ибраһим (г. с.) Гашурә көнне туган, ул уттан да шул көнне коткарылган. Корбан бугазлау да аңа шул көнне боерылган.
Фиргавен Гашурә көнендә диңгезгә батырыла, Бәни Исраил аның эзәрлекләвеннән котыла.
Әюб галәйһиссәләм зәхмәт чиреннән шушы көнне чистарына.
Хак Тәгалә Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсен Гашурә көнендә кабул итә.
Даудның (г. с.) гөнаһысы шушы кичәдә гафу ителә.
Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль шушы көнне туа.
Юныс пәйгамбәр балык карынынан котыла.
Ягъкуб пәйгамбәрнең күзләре ачыла.
Сөләйман галәйһиссәләмнең падишаһлыгы Гашурә көнендә үзенә кайтарыла.
Гайсә (г. с.) Гашурә көнендә туа.
Идрис һәм Гайсә галәйһиссәләмнәр мәртәбәгә шушы көндә ирешәләр.
Бу көнне Нух пәйгамбәрнең көймәсе коры җиргә килеп туктый. Нух (г. с.) туфаннан котылып, Җүди тавына төшә. Ул Аллаһыга шөкранә йөзеннән, бу көндә ураза тота башлый.
Тик бу көнне күңелсез хәбәрләр дә бар. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) яраткан оныклары Хәсән вә Хөсәен (р. г.) Гашурә көнендә шәһид китәләр: Хәсәнгә хатыны бу көндә агу бирә, Хөсәенне кылыч белән һәлак кылалар.
Гашурә уразасын бары шул көнне генә түгел, бер көн алдан, яисә бер көн соң, ягъни ике көн тоташтан тотарга киңәш ителә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел