Бөгелмәдәге "Бриноли" пыяла заводы генераль директоры Руслан Шәрипов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзләрендә җитештерелә башлаган шамаилләрне күрсәтте. Директор сүзләренчә, алар моңа кадәр кулланылмаган технологияләрдән файдаланалар һәм хәзер якын көнчыгыш илләре базарына чыгару юнәлешендә эшлиләр.
Сөйләшү барышында ул мөфтидән көзгегә төшерелгән шамаилләрнең шәригать кануннарына туры килү-килмәве хакында фикерләште, Камил хәзрәтнең хәер-фатихасын алды. Форсаттан файдаланып, нәзарәткә дә берничә шамаилне бүләк итте.Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.