7 февральдә Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас мәчетендә азан әйтү бәйгесе узды. Анда катнашучылар иң башта мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның азан тарихы, аны әйтүнең нинди саваплы гамәл булуы хакындагы вәгазен тыңладылар. “Һәр мөселман ир-ат өчен матур итеп азан әйтә белү бик тә кирәкле гамәл. Бәйгебезнең дә максаты - мөселманнар арасында азан әйтү осталыгын арттыру, аның сүзләрен һәм азан догасын тәҗвид кагыйдәсе буенча әйтүгә ирешү, азанны бабаларыбыз мәкаме белән әйтүне үзләштерү, балаларда азан әйтүгә кызыксынуны арттыру,”- диде ул.
Бәйге өч яшь төркемендә үтте. Иң башта 40 яшьтән өлкәнрәкләр азан әйтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Аннары 16 яшьтән 40 яшькә кадәрге төркем әгъзалары ярышты. Иң соңгылары булып балалар азан әйтте. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Олылар төркемендә мәчет хезмәткәре Камил хаҗи Шәйхинуров иң күп бал җыйды. Равил хаҗи Түләков һәм Галимҗан хаҗи Сабиров икенче, өченче урыннарны яуладылар. Икенче төркемдә Эмин Мамедов иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Курбан Магамедов һәм Парвис Нуриев - икенче, өченче урыннарда. Балалар төркемендә иң матур һәм дөрес итеп азан әйтүче булып 20 нче мәктәп укучысы Руслан Нәҗипов танылды. 44 нче мәктәп укучысы Арслан Шамилов аңардан бер балга гына калышып икенче урынны яулады. Ә өченче урынга жюри бертуган Данил (8 яшь) һәм Данис (6 яшь) Кисилевлар лаек дип тапты.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Нәзарәт сайтыннан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык