Рәгаиб (бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдулла белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәредер) һәм Мигъраҗ кичәләре шушы айда булганга күрә дә гарәпләр аны изге санаганнар. Рәҗәб ае кергәч, үзара сугышларны туктатканнар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу өч ай турында: "Рәҗәб – Аллаһының ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”,-дигән һәм: "Аллаһым, Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”,-дип дога кыла торган булган.
Рәҗәб аенда күп итеп дога кылу, ураза тоту хуплана. Бу хакта Пәйгамбәребез (с. г. в.): "Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмуг ишекләре ябылыр, 8 көн ураза тотса, 8 оҗмах ишеге ачылыр, 10 көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, 15 көн ураза тотса, күктән берәү: "Әй, ураза тоткан бәндә, синең барлык гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәреңдә изгелекләр генә калды”,-дип оран салыр”,-дип әйтеп калдырган.
Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтәге Рәгаибка хөрмәт йөзеннән, күбрәк гыйбадәт кылу, тәүбә итү, саваплы гамәлләр кылу мәслихәт. Бу кичтә Хак Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлек күрсәтәдер.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел