Чарада мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, шура әгъзалары катнашты. Илдар хәзрәт өлкән яшьтәге дин әһелләре алдында чыгыш ясап, аларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламен һәм дин өлкәсендә алып барган эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Җыелышта аксакаллар бүгенге көндә мөһим саналган проблемалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, мәктәпләрдә укучыларның яулык бәйләүләре, дин дәресләре укыту кебек мәсьәләләр буенча сөйләштеләр. Бу уңайдан алар үзләренең сүзләрен рәсми органнарга да җиткерергә килештеләр.
Шулай ук җыелышта Аксакаллар шурасы Нигезләмәсе расланды. Шура абруйлы 17 имам-мөхтәсибтән тора. Аларның төп эше – актуаль мәсьәләләр буенча мөфтигә киңәшләрен бирү дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел