Очрашуда Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары катнашты.
Без Төркиядә мәдәниятне, төрки халык элемтәләрен саклау өчен ниләр башкарылуын яхшы күрәбез, - дип белдерде Татарстан Президенты Эскишехир губернаторына мөрәҗәгать итеп. – Киләсе елда безнең вәкилләр сезгә мәдәни программа белән киләчәк, ә 2014 елда без сезне көтәбез”.
Татарстан Президенты икътисади элемтәләрне үстерү өчен Татарстан белән Эскишехирның мәдәни мөнәсәбәтләрен кулланырга чакырды. “Бүген Бурса белән безнең эшлекле мөнәсәбәтләр үсешен күрә аласыз, без Эскишехир белән дә уртак мәнфәгатьләр таба алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кадир Кочдемир Эскишехир төрки дөньяның мәдәни башкаласы ролен тиешенчә үтәргә тырышачак, дип ышандырды республика башлыгын. “Без 2013 елда ТЮРКСКОЙ әләмен югары күтәрергә тырышабыз”, - дип белдерде Эскишехир губернаторы.
Ул ноябрьдә провинция делегация Казанга килә дип белдерде. “Без мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләр буенча фикер алышырга телибез һәм эшлекле хезмәттәшлек юнәлешләрен дә табарбыз дип ышанам, - диде Кадир Кочдемир, дип хәбәр итә президент сайты.
“Без сезне үзебездә күрергә шат, - диде Рөстәм Миңнеханов Эскишехир губернаторына. – Безнең элемтәләр Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә этәрә”.
Эскишехир шәһәрендә Казан татарлары җәмгыяте эшли. Османия исемле татар авылы бар. Татар җәмгыяте татарларны туплап, милли-мәдәни чаралар оештыра, Сабантуйлар ясый. Татар җәмгыятен Вахир Ирден җитәкли.
Алексанндр Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел