Санкт — Петербургның «Язучылар китап кибете»ндә (Нева проспекты, 66нчы санлы йорт) Т.А. Шумовский шигъри тәрҗемә иткән Коръән сатуга чыкты. Кесәгә салып йөртерлек кенә зурлыктагы бу китапчык 3000 данә басылды. Коръәнне бастырып чыгаручы һәм матди яктан тәэмин итүче Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин. Җырчы үзе сүрәләрне гарәп телендә көйләп укый. «Коръәннең тирән мәгънәви хакыйкатьләре аңлаешлы бирелгән. Кесә басмасы укучылар санын арттырырга һәм аны үзең белән юлга алырга мөмкинлек бирә» , — ди Альберт.
Коръәннең тел белгече, шәрекъче, мөстәгриб, филология фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы Теодор Шумовский иҗат иткән шигъри тәрҗемәсе 1995 елдан башлап биш тапкыр нәшер ителде. Әлеге басманың Исем туе да шушы «Язучылар китап кибете»ндә февраль аенда булган иде. Ул чарада Санкт-Петербургның сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, Польша, Әзәрбайжан һәм Төрекмәнстан илчелекләре һәм Ислам мәдәни үзәге вәкилләре катнашты. tatar-inform.ru хәбәр иткәнчә, Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли — мәдәни җәмгыяте рәисе Рәшид Мәһдиев бу изге китап хакында бик мәгънәле әйтте: Коръәннең бу тәрҗемәсе — чын дуслык дәресе. Русия шәһәрендә поляк Коръәнне тәрҗемә итте һәм ул татарлар ярдәмендә басылды, диде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел