24 март 2011 елда ТҖ МДН рәисе в.б. Илдус Фәйзов Минзәлә районының имамнары һәм башлыгы белән очрашты. Очрашуда Илдус хәзрәт имам-мөхтәсибләрне халык белән күбрәк эшләргә, Татарстан өчен хас булган Әбү Хәнифә мәзхәбен тотарга, экстремизмга каршы көрәшергә чакырды. «Кызганычка каршы, бүген терроризм дин белән эш итеп, күп кенә кешеләрне яллый. Хөрмәтле хәзрәтләр, бүгенге көндә сезнең эшегез мөселманнарны, дингә карата яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрне террорчылардан саклау. Һәр кеше белергә тиеш: кем террорга мөрәҗәгать итә икән — димәк ул Аллаһның дошманы, барча диннәрнең, үз милләтенең дошманы. Моны гади сүзләр белән барча кешеләргә дә җиткерергә кирәк, аңласыннар. Террорчылар гади халыктан аерылгач кына, дәүләт бу бәладан котыла алыр. Безнең җөмһүриятебез үзенең сабырлы мөнәсәбәтләре белән башкаларга үрнәк булып тора иде. Барча көчебезне туплап кына, киләчәккә таба, без бу абруебызны югары дәрәҗәдә саклап кала алырбыз».
Очрашуның ахырында И. Фәйзов имамнарның сорауларына җавап бирде, ТҖ МДН алдагы эшләре турында сөйләде. Очрашуда шулай ук якын тирәдә урнашкан районнарның имам-мөхтәсибләр дә катнашты, дип хәбәр итә ТҖ МДН мәглүмат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел