Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Исламия» Татар мәдәни-дини үзәгендә узды.
Бу чарада Хельсинки, Тампере, Ярвинпаа һәм Турку шәһәрләре татар җәмгыяте вәкилләре, тышкы эшләр һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре, Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
Бүген Финляндиядә 800 тирәсе татар яши, аларның күбесе Хельсинкида булуын билгеләп үтәргә кирәк. Диаспорада статистика алып барыла, җәмгыятьнең әгъзалары турындагы мәгълүмтлар теркәлеп бара. Татар дөньясында Финляндиянең замана татарлары бердәм диаспора булып тора. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә.
Хельсинкидагы «Исламия» татар мәдәни-дини үзәгенә якшәмбе мәктәбе, мәдәният үзәге, балалар бакчасы, китапханә, уку кабинетлары һ.б. керә. Татар яшьләре FTB (Finn tatar birligi) үз оешмасын булдырган, аларның төп бурычы — мәдәният проблемаларын хәл итү.
Җәмгыятьтәге барлык балалар өчен татар телендә башлангыч белем бирү каралган. Җәй балалар «Camp» лагеренда ял итә, анда татар мәдәнияте һәм тарихы өйрәнелә. Соңгы елларда җәмгыять чакыруы буенча Татарстан балалары һәм укытучылары килә башлады.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә татар җәмгыяте белән очрашу татар телендә узды. ТР Президенты Финляндия татар җәмгыятенең актив әгъзаларына грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел