Билгеле булганча, Чаллы шәһәрендә ел аша уздырыла торган Коръән уку буенча 16нчы бәйге үткәрелде. Бу мәҗлескә Камскарты регионыннан гына түгел хәтта Удмуртия, Киров өлкәсе, Башкортостаннан да балалар җыела.
Быел исә конкурста Альметевск, Алабуга, Түбән Кама, Норлат, Агрыз, Лениногорск, Чистай, Балык Бистәсе, Мөслим, Балтач, Теләче, Кукмара, Актаныш, Сарман, Арча районнары һәм шәһәрләреннән балалар җыелды. Иң яшь төркем арасында Кыргызстаннан 9 яшьлек Мөхәммәдәмин Әюпов беренчелекне алды.
Конкурс җиңүчеләре булып Әлмәт шәһәренең катнашучылары билгеләнде. Алардан соң 8 призлы урыннар булды. Бик яхшы әзерлекне Түбән Кама, Удмуртия, Чаллы шәһәре балалары күрсәтте.Иң яшь катнашучы булып Кукмарадан 3 яшьлек Абдулкәрим Шәфигуллин, Алабугадан 4 яшлек Адилә булдылар. 7 яшькә кадәрге категориядә катнашучылар арасында беренче урынны Мөслим районыннан Ләйлә Низамиева яулады.
Җиңүчеләр диплом, «Чаллы-икмәк» җәмгыяте күчтәнәчләре һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнде. Билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар — гап-гади балалар. Алар Коръән укырга буш вакытларында өйрәнгәннәр. Көндезге бүлек шәкертләре бәйгегә кертелми.Чаллы шәһәренең рәсми сайтында әйтелгәнчә, бу традициягә әйләнә башлаган конкурс ел саен 4 яшь категорияләре арасында үткәрелә. Җиңүчеләр баллар системасы аша билгеләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел