ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус Фәизов республиканың Теләче районы имамнары җыелышында катнашып, дин әһелләренең район халкына, бигрәк тә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Дөнья зур тизлек белән алга бара, без дә, заман белән бергә атлап, даими рәвештә квалификациябезне күтәрергә тиешбез. Хөрмәтле имамнар, безгә барыбызга да бергәләшеп бер юнәлештә эшләү зарур.
Еш кына Татарстан мөфтиятенең гарәп илләрендә белем алган имамнарга каршы чыгуы турында ишетергә туры килә. Бу дөрес сүз түгел. Безгә әзерлекле кадрлар кирәк, ләкин алар ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте Уставы нигезендә, безнең өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбе буенча эш алып барырга тиеш», — диде Илдус Фәизов.
Ул Теләче районы башлыгы Илдар Низамов белән район мөхтәсибәте һәм имамнар белән эшләү перспективалары турында сөйләште, дип хәбәр итә мөфтиятнең рәсми сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде