18 мартта Казанда Россия һәм шәригать кануннарына нигезләнеп эшли торган «Амаль» финанс йорты үз ишекләрен ачты. Ул Татарстан мөселманнарына автомобиль, торак алуга процентсыз кредит бирә, коммуналь түләүләр кабул итә, акча күчерә. Моннын тыш, физик затлар, өстәмә табыш алу максатыннан, инвестицион кертем дә ясый ала.
Юридик затлар өчен ислам банкы исәп-хисап номеры ачу, проектларны финанслау, әйләнештәге капиталны тулыландыру, лизинг кебек хезмәтләр тәкъдим итә.
Билгеле булганча, беренче булып, Татарстанда процентсыз финанс хезмәтен «Юмарт-финанс» дигән дини ширкәт күрсәтә башлады. Ул бу тармакта елдан артык эшли. Республикабызда ислам банклары тора-бара тагын да күбәер, дип көтелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде