Күзләре күрмәгән һәм начар күрүчеләр өчен «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә курслар эшли башлады. Бу юлы курслар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән хатын-кызлар өчен оештырылды. Укуларга Татарстанның төрле районнарыннан килгән хатын-кызлар кабул ителде. Шулай ук Башкортстаннан, Дзержинск һәм Екатеринбург шәһәрләреннән килгән шәкертләр бар.
Мөслимәләр 3 апрельдә — Казанның "Мәрҗани" мәчетендә оештырылачак «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» Коръән уку бәйгесендә, 5 апрельдә Сукырлар җәмгыятендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап уздырылачак кичәдә катнашачак. Алар бер ай дәвамында спектакльләргә һәм башка мәдәни чараларга да алып барылачак.
Бу курсларга килгән шәкертләр Луи Брайль системасы буенча изге китапны-Коръәнне укырга, әйберләр ярдәмендә йөрергә, компьютердан файдалану серләренә төшенәчәк. Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы сукырларны тернәкләндерү үзәге Россиядә бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берседер. Соңгы вакытларда Чечняда да мондый тернәкләндерү үзәген төзергә ниятләүләре билгеледер.
Мәчет реквизитлары:
ММРО Приход «Сулейман» Казанского мухтасибата Духовного управления мусульман Республики Татарстан
420006 РТ Казань ул. Ютазинская 8
ИНН 1658049060
КПП 165801001
р/с 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс» банк
к/с 30101810000000000805
БИК 049205805

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел