Австралиядәге Гриффит Университетының галимнәре үткәргән фәнни тикшерүләрдән билгеле булганча, күпчелек мөселманнар үзләрен Австралия җәмгыятенең өлеше дип саныйлар. Төп тикшеренүче Хәлим Рейн сүзләренә караганда, бу эш мөселманнарның интеграцияләргә каршы булуларын һәм көнбатыш кыйммәтләрен кабул итмәүләре фаразын шиккә дучар итә.
«Квинслендта без 428 мөселман халкын сораштырдык. Без аларнын төп социаль һәм җәмгыять сорауларына булган фикерләрен, мөнәсәбәтләрен белештек», — ди Хәлим Рейн. 49% үзләрен иң элек мөселманнар итеп, аннары австралиялеләр булып таныдылар, 29% исә үзләрен австралияле һәм мөселман итеп бертигез өлештә билгеләделәр.Сораштырганнарның 71% мөселманнар инглиз телен өйрәнү аша интеграцияләргә тиеш, ә 13%- мөселманнар тулаем Австралия җәмгыятенә интеграцияләргә тиеш дигән фикердә торалар.
Фәнни тикшерүләрне Австралиядәге Гриффит Университетының галимнәре үткәргән дип хәбәр итә south-west-news.whereilive.com.au.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел