Бисмилләһир — рахмәнир — рахим. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
3 апрель көнендә, 14 нче мәртәбә «Сөембика сеңелларе һам энеләре» дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча бәйге-конкурс узачак. Без 1995 елны — узган гасырда Апанай мәчетендә Мөселман хатын -кызлары Берлеге төзегән идек. Ул елларда Казаныбызда бик күп Берлекләр төзелде. Ни өчен безнеке дә булмаска тиеш әле, дигән уй -теләк белән, җиң сызганып, эшкә тотындык. Аллага шөкер! Казаныбызда милләтебез өчен әхлаклылык мәсьәләләре буенча бик күп игелекле эшләр башкардык. Менә кайберләре: «Раки» сыраханәсен, уен автоматларын, казиноларны алдыру, «Кол Шәриф» мәчете янында сыра «бәйрәмен» уздыруны тыю булды. Ниһаять, бөтен Русия мөселман хатын — кызларына паспортка фотосурәткә яулыктан төшүне, көндәлек тормышта яулык бәйләп йөрүнең хикмәтләрен аңлаттык һәм аңлатабыз. Аллаһка шөкер! Мөселмән хатын — кызларының беренче Корылтае булуга 90 ел тулуны билгеләүдә дә без башлап йөрдек. Тарихта болар шулай калырга да тиеш. Иншә Аллаһ! Бүген дә хәерле гамәлләр кылырга тырышабыз.
Оешмабыз оешкан елларда безнең әле ныклы, гыйлемле мөселманнарыбыз, имамнарыбыз юк дәрәҗәсендә аз иде. Бик күпләр гарәп илләрендә укыйлар иде әле. Без шул еллардагы рухи бушлыкны аз гына булса да тутыру ниятеннән, балаларны әдәп, әхлаклы итеп тәрбияләү җәһәтеннән, Аллаһ ризалыгы өчен бәйгеләр үткәрергә тәвәккәлләдек. Бу эшне безгә берәү дә кушмады. Безгә аны Аллаһу Сөбхәнәһү вә Тәгалә Үзе кушты, Әлхәмдүлилләһ! Раббебызга чиксез шөкерләр әйтәбез.
Монысы -14 нче! Бәйгеләребездә җиңүчеләр бүген аспирантурада, югары уку йортларында белем ала, тәмамлаучылар да бар. Шатлык түгелме бу, дусларым! Без киләчәктә дә бәйгебезнең тоткасы Русия Ислам Университеты һәм Коръән ятлау Үзәге булыр, дип уйлыбыз. Безнең максатыбыз -зыялы, иманлы интеллегенция тәрбияләү, иншә Аллаһ! Эшебезне фәнни юнәлешләрдә дә алып барырбыз дип, өметләнәбез. Җәмгыятебезгә файдалы, хикмәтле, камил иманлы яшьләрне — галимнәрне дә тәрбияли алсак иде, дибез.
Татарстан Мөселман хатын-кызларының
«Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе,
«Мөслимә» гәзите баш мөхәррире,
Татарстанның атказанган Мәдәният х-ре,
«Россиядә Ислам мирасы» иҗтимагый
оешмасының Президиум әгъзасы,
хаҗия Әлмира Әдиатуллина.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел