Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Русиягә өч көнлек сәфәре кысаларында, чәршәмбе кичендә Казанга килде.
Казан һава аланында Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханымны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршылады.
Югары кунакларны рәсми кабул итү чарасында Миңнеханов Эрдоганга «көн тәртибе тыгыз булуга карамастан, вакыт табып Казанга килгәне өчен» рәхмәтен белдерде.
Җавап сүзендә Эрдоган, «Татарстанга килү минем күптәнге хыялым иде, Татарстан җиренә аяк баскан Төркиянең беренче премьер-министры булуыма бик шатмын», диде.
Эрдоган Татарстанга килгән Төркиянең беренче премьер-министры булды. Ике ел элек, 2009 елның февралендә Казанда Төркия президенты Абдулла Гүл булып киткән иде.
Чәршәмбедә Эрдоган Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Тарафлар төрле өлкәләргә караган берничә килешү имзалады.
Эрдоган белән килгән зур төркемдә биш министр, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, ширкәт җитәкчеләре, барлыгы 200ләп кеше бар.
Пәнҗешәмбе кунаклар Казан федераль университетында була. Анда Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, университет ректоры Илшат Гафуров, Казанда белем алучы төрек студентлары һәм аспирантлары белән очрашу каралган.
Төркия премьеры университетның студентлары һәм укытучылары алдында чыгыш ясар дип көтелә. Соңрак кунаклар Казан Кирмәнен, Кол Шәриф мәчетен, Благовещение чиркәвен зиярәт итәчәк. Шул ук көнне Төркия делегациясе, Русиягә өч көнлек сәфәрен тәмамлап, Казаннан Әнкарага оча дип яза "Азатлык Радиосы".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел