Түбән Кама шәһәренең «Дружба» спорткомплексында Түбән Кама мөселман командалары арасында футбол буенча 2010-2011 елларында үткәрелгән кышкы турнир тәмамланды. Соңгысында «Бадр» һәм «Фатх» командалары көрәште. «Фатх» командасы кызыл күкрәкчәдә бик хискә бирелеп уйнадылар, «Бадр» командасы исә соры күкрәкчәдә иде.
Уен барышында «Бадр» командасы үзләрен бик тыныч тотты, бәлки төркемнәр арасында беренче урыннарда торгангадыр, 8 командалар арасындагы ярышта алар җиңүче булып чыкты. «Фатх» командасының эмоциональлеген дә аңлап була, алар җәйге ярыш чемпионнары. Күчмә кубок алар кулында һәм аларга җиңелү килешмәс. Уен тәмамланды, тик җиңүче билгесез, чөнки өстәмә вакыт та 0:0 исәбен бирде.
Пенальти гына бу сорауга җавап бирде — голны «Фатх» командасы кертте, шунлыктан алар -беренче урында, «Бадр» командасы-икенче, өченче урынны ярышта әле икенче тапкыр гына катнашучы яшь «Мөслим» командасы алды. Дүртенче урын -«Рисалә» шәкертләрендә, бишенче -«Ансарлар» командасы, алтынчы — «Шабаб», җиденче — «Хабиб» һәм аутсайдерлар булып «Ихлас» командасы булды.
Ләкин ярыш таблицасындагы урын-иң мөһиме түгел, узган һәм киләчәк уеннар эмоциональ-интеллектуаль һәм физик яктан чыныгу өчен күнегү генә. Мөселман футболчылары өчен рухны, акылны, сәламәтлекне, тәнне ныгыту - алга таба тагы да зур тырышлык һәм дәрт белән Аллаһның ризалыгына омтылу өчен кирәк. Бу турыда «Ислам-инфо» корреспондентына ТКҮМ мәглүмат хезмәте хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел