Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Республика Президенты чит ил журналистларын («Дойчланд радио», «Ист Ньюс» фотоагентлыгы, Кытай Үзәк телевидениесе, «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгы, Кытай халыкара радиосы вәкилләре) татар милли ашлары белән сыйлады һәм Татарстанның потенциалын тәкъдим итте.
Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре ТР Президентына сайлау системасы, Татарстанның туристлык потенциалы, республикада милләтара татулыкны саклау, Украина, Ливия, Кытай белән мөнәсәбәтләргә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирде.
Шул рәттән мөселман хатын-кызларының яулык кию мәсъәләсе дә читтә калмады. Бу сорауга ТР президены түбәндәгечә җавап бирде: «Гөмүмән мөселман хатын-кызларына яулык кияргә рөхсәт итмәгән һәм аны көчләп кидерү юлын алып баручы илләр хаклы түгелләр. Чечня һәм Татарстан Республикаларында күбесенчә мөселман халкы яши, ләкин бу субъектлар Россия Федерациясенә керә, шунлыктан без Россия законнарына һәм норматив актларына таянып яшәргә тиеш», дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел