Бүген Казанда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең Дүртенче Пленумы узды. Ул Казанның Лобачевский урамындагы 6 нчы йортында ТҖ МДНнең киңәшмәләр залында көндезге сәгать унда башланган. Көн тәртибе буенча 5 сорау каралды. Пленум әгъзаләре ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизовның 2 айлык үткәргән эшләренә хисапнамәсен дә исәпкә алдылар.
ТР мөфтие вазифасына рәсми кандидатлар сайланды: ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов, Камил Бикчәнтәев, «Солтан» мәчетенең имам-хатибы һәм Габделхәмит Зиннәтуллин, Президиум әгъзасе, Яшел Үзән шәһәренең имам-мөхтәсибе. Шулай ук Татарстанның баш казые вазыйфасына иң күп тавышны җыйган кандидат- Җәлил Фазлыев. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең Дүртенче Пленумы 13 мартта уздырыла. Нәтиҗәләр буенча матбугат конференциясе 14 мартта Казан шәһәре Лобачевский урамының 6 йортында сәгать унда узачак, дип хәбәр итте ТҖ МДН матбугат хезмәткәрләре.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел