Мәскәү «хиҗәб» кибетләрендә үзенең Америка иптәше «Барби»га охшаш, әмма аңардан хәләл өс киеме белән аерылып торган мөселман курчаклары барлыкка килгән.
Балачакны курчаксыз күз алдына китерү бик читен. Мәгълүм булганча, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тормыш иптәше Гайшәнең дә сабый чагында яраткан курчагы була. Хәзерге заман кибет киштәләре бихисап уенчыклар һәм курчаклар белән тулы булса да, яраклыгын сайлап алу әлегә авыр.
Мөслимәләр һәм һәрбер ана беренче чиратта бу яки теге курчакны сатып алыр алдыннан: "бу минем сабыема зарар китермәсме икән" - дип уйлана.
Ислам өс киемнәрен тегүче «Ирада» дигән ширкәт бу проблемага үзенчә караган. Хәзер исә бу компаниянең кибет киштәләрендә чибәр «Гайшә», ягымлы «Мәрьям», юмарт «Фатыйма» исемле яшь мөслимәләр урын алган. Бу курчаклар тулысынча ислам кануннарына буйсынып киенгәннәр һәм яшь мөслимәләргә үрнәк булып тора алалар дип яза "Ислам Ньюз" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел