Иран кунаклары 24-26 май көннәрендә узачак икенче Мәскәү Халыкара «Хәләл» - "Moscow Halal Expo 2011" күргәзмәсендә катнашачак. Бу хакта хәләл Комитеты үсеш бүлеге директоры Җәфәр Азизбаев җиткерде. Чарага ТПП ОИК оешмасы каршында урнашкан Ислам тикшеренүләр һәм мәгълүмат палатасы рәисе Әбдул Хоссейн Факхари киләчәк дип көтелә.Бу ширкәт хәләл стандартлаштыручы оешмаларның башында тора һәм Тегеран шәһәрендә урнашкан дип яза "Russian Halal" сайты.
«Үзара килешүгә без 4-7 февраль көннәрендә Тегеранда булып узган Халыкара хәләл күргәзмә барышында ирештек»,- ди Җәфәр әфәнде. Россиядә хәләл индустрия үсеше чит ил халкын бераз гаҗәпләндергән булса кирәк. Чыннан да, бүгенге көндә Россиядә йөздән артык хәләл ризык җитештерү, косметика чыгару юнәлешендә эшләп килгән ширкәтләр бар. "Шул уңайдан безнең илдә җитештерелгән хәләл тавык итен Иранга җибәрү хакында сөйләшүләр булды. Киләсе Мәскәүдә узачак күргәзмә кысаларында без кунакларга үзебезнең хәләл ит җитештерү ысулларын күрсәтергә ниятлибез", - дип ассызыклады Җәфәр Азизбаев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел