«Идел-хаҗ» компаниясе гомрә кылу өчен яңа төркемнәр җыя. Егерме кешедән торган хаҗ кылучы төркем сәфәргә Казаннан 23 мартта китәчәк.
Компания гомрә кылучыларга дүрт төрле программа тәкъдим итә. Программалар бер-берләреннән шактый аерылмый. Барлык программаларга да виза ясату, очкыч Казаннан Истанбул аша Согуд Гарәбстаны Корольлегенә бару һәм Казанга кире әйләнеп кайту, Согуд Гарәбстанында аэропорттан Мәккә, Мәдинәгә бару һәм кире аэропортка кайту өчен тарнспорт яллау, гомрә кылу тәртипләренә өйрәтү, төркемгә җитәкче билгеләү, әдәбият һәм юл кирәк-яраклары белән тәэмин итү, медицина иминиятләштерүе, Мәккә һәм Мәдинәдә истәлекле урыннарда булу, «Зәм-зәм» суы белән тәэмин итү керә.
Билгеле булганча, гомрә кылуның вакыты чикләнмәгән, шулай да хаҗ чорында гомрә генә кылу өчен виза алып булмый. Чөнки гомрә хаҗ белән бергә кылына.
«Идел-хаҗ» ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гомрәне Согуд Гарәбстаны Корольлеге чикләре ачылгач ук кылу яхшы. Чикләр хаҗ сезоны тәмамлангач ябыла.
Рамазан аенда гомрә кылу бигрәк тә саваплы санала. Мөхәммәд пәйгамбәр бу хакта: «Рамазан аенда гомрә кылу хаҗ кылу савабын бирә», - дип әйткән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел