Татарстан җитәкчелеге Кече һәм урта бизнестагы проблемалар турындагы мәгълүматны «беренче чыганактан» белү белән кызыксына. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты республика җитәкчелегенең бизнес бергәлеге әгъзалары белән турыдан-туры элемтәдә торырга тиешлеген ассызыклады. «Сезнең фикерләрегезне ишетү кызыклы булыр иде, - дип мөрәҗәгать итте эшкуарларга Рөстәм Миңнеханов. - Без Кече һәм урта бизнес инфраструктурасы үсеше өчен күп нәрсә эшләсәк тә, безнең барлык проектлар да теләгән нәтиҗәне бирми. Шунлыктан сезнең фикерләрегезне ишетү файдалы булыр иде дип уйлыйм».
Республика башлыгы шулай ук Ассоциация җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллинга бизнес вәкилләренең республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре белән шундый очрашуларын мөстәкыйль рәвештә оештырырга тәкъдим итте.
Очрашу барышында эшкуарлар ТР Президентына кайбер проблемалар хакында хәбәр итте, түрәләрнең законсыз гамәлләренә бәйле фактлар китерде.
«Безгә хокук бозу очраклары хакында хәбәр итегез. Без мондый кешеләрне куачакбыз, хәтта төрмәгә дә утыртачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты һәм эшкуарлар муниципалитет башлыкларының үзләрендә Кече һәм урта бизнеска карата кызыксыну уяту өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк дигән уртак фикергә килде. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларының эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүдәге эшләрен бәяләүдә тиешле регламентлар һәм критерийлар булдырылачагын вәгъдә итте.
Шуның белән бергә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу эштә күп нәрсә бизнес-бергәлеккә бәйле. ТР Президенты ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә Татарстанның һәр районында гамәлгә ашыру күздә тотылган бизнес-проектлар исемлеген төзергә тәкъдим итте. «Ул чагында без хакимият башлыгының әлеге проектларның кайсына ярдәм итүенә, моның өчен нәрсә эшләвенә бәя бирә алачакбыз», — дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Эшкуарлар Татарстан Президентына шулай ук җир һәм биналар алуга бәйле проблемалар, лизинг грантлар алуда артык җәлеп итми торган шартлар хакында хәбәр итте. Ассоциация әгъзалары яңа гына эшкә керешкән эшкуарлар өчен белем бирү программаларында катнашачакларын белдерде.
«Безгә эшкуарларны өйрәтергә кирәк, бу безнең бурычыбыз. Без моның өчен акча сарыф итәргә, Ассоциация белән хезмәттәшлек итәргә әзер», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр мондый элемтәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Без эшкуарлар белән элемтәдә торырга, кече бизнестагы проблемалар турында хәбәрдар булырга тиешбез һәм безгә уен кагыйдәләрен бергәләп эшләргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы эшкуарларга һәм алга таба мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә вәгъдә итте. Бу хакта president.tatar.ru хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел