«Мөслимә» оешмасы җитәкчесе, "Мөслимә" җәридәсе (газетасы) мөхәррире, танылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Әлмира апа Әдиатуллинаның хастаханәдә дәвалануы турында ишеткән идем инде.
Бүген, җомга көнендә хәлен белергә дип шалтыраткач, ул үзе турында язырга кирәкмәгәнлеген әйтте. «Менә мин әле генә Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталенең баш табибында булдым. Ул бик әйбәт кабул итте. Аңа госпитальдә намаз бүлмәләре ачуның зарурилыгы хакында сөйләдем. Ник дигәндә, бу хастаханәдә күбесенчә өлкән яшьтәге ветераннар дәвалана. Араларында татар кешеләре дә күп. Ә алар намаз укуга, Аллаһ кәлимәләрен ишетүгә мохтаҗ. Мондагы беренче катның тәһарәтханәсенә комганнар куйдык инде без»,-диде Әлмира апа һәм шушы хакта язарга үзенең рөхсәтен бирде.
Әлмира апа аннары 3 апрельдә балалар өчен 14 нче тапкыр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән бәйгене үткәрергә җыенулары турында бәян кылды. «Эшләребез бихисап күп әле. Кешеләрне оҗмахлы итү өчен тырышасыбыз бар. Һәммәбез дә Аллаһының рәхмәтендә булыйк»,-диде Әлмира апа Әдиатуллина.
Ә безгә исә Әлмира хаҗиянең яхшы теләкләрен кабул иткән хәлдә, аның үзенә дә хәерле сәламәтлекләр насыйп булсын дияргә генә каладыр.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде